Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык җырларына тирән мәхәббәт уятырга кирәк – хормейстер Ирнис Рәхимуллин
22 апрельдә Казан федераль университетның актлар залында татар халык хоры 50 еллыгын билгеләп уза.
(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 1967 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетында татар халык хорын җитәкләгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, хормейстер Ирнис Рәхимуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә, иң зур хыялым үзем җитәкләгән коллективны Италия сәхнәсенә алып бару, дип белдерде.
22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетның (Кремль урамы) актлар залында татар халык хорының 50 еллык юбилена багышланган концерт узачак. Быел маэстроның үзенә дә 75 яшь тулды.
Ярты гасыр дәверендә студентлар хоры байтак җирләрдә гастрольләрдә булып, Татарстан, Россия һәм халыкара масштабта күп мәртәбә лауреат-җиңүче исемнәрен яулады. Биш дистә ел университетның моң илчесе булып килде. Әлеге хор студентларның музыкаль-эстетик тәрбия мәктәбе булды.
«Юбилей концертында репертуардагы иң күркәм әсәрләр яңгыраячак. Татар халык җырларына тезмәләр, күбесе үземнең эшкәртүдә башкарылачак. Хор каршында эшләп килүче ансамбльләр һәм солистлар чыгышы көтелә. Хәзер инде пенсиягә чыктым, шулай булгач вакытым күп. Элек атнага ике тапкыр шөгыльләнгән булсак, хәзер студентлар белән атнасына дүрт тапкыр очрашып, репетицияләр ясыйбыз. Максатым яшьләрдә халык җырларына, татар композиторлары әсәрләренә тирән мәхәббәт уяту. Музыкаль яктан зәвыкларын формлаштыру”, – ди Ирнис Рәхимуллин.
Юбилей концертына төрле елларда шушы коллективта җырлаган, хәзерге вакытта илнең төрле почмакларында сибелеп яшәүче элекеге студентлар, галимнәр, югары уку йорты мөгаллимнәре, зыялылар килүе көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз