Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Халык җырларын заманча аранжировкада башкарган “Кәрван-сарай” төркеме “Җиде йолдыз” фестивалендә катнашачак
^Халык җырларын заманча аранжировкада башкарган “Кәрван-сарай” төркеме “Җиде йолдыз” фестивалендә катнашачак
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Башкортстанның "Кәрван-сарай" поп-фольк төркеме 17 мартта узачак “Җиде йолдыз” фестивалендә катнашачак. Төркемнең солисты Вилдан Яруллин сүзләренә караганда, әлеге фестиваль бик кирәк. “Заманча милли җырлар берьяклы гына үсеш алган. Телевидениедә һәм радиода, шулай ук сәхнәдә дә күбрәк бер көнлек җырлар яңгырый", - ди ул “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтәгә керү үзәгенә биргән әңгәмәсендә.
"Кәрван-сарай"лылар, бары тик заманча җырлар гына башкару зур хата дип саный. Әлеге төркем халык җырларын заманча аранжировкада башкарырга тырыша. Алар фикеренчә, бу алым милли мәдәниятне торгызуның иң яхшы ысулы.
“Артист тамашачыга гына ияреп барырга тиеш түгел. Кайвакыт эстраданың заманча үсешен читтә калдырмыйча, чын иҗатны көчләп таратырга кирәк”, - ди Вилдан Яруллин.
Күп еллар тамашачыларны сөендергән коллектив курай яңгырашын заманча музыкаль инструментлар белән берләштерде.
"Кәрван-сарай" төркеменең жанр диапазонына килгәндә, ул үтемле лирик балладалардан алып шаян такмакларга кадәр. Алар үзләре иҗат иткән җырларны да, татар-башкорт фольклорын да, элек популяр булган җырчылар һәм ансамбльләрнең ретро-җырларын да башкара.
"Җиде йолдыз" фестивалендә "Кәрван-сарай" үзенең иң яхшы ике җырын - "Кәрван-сарай" һәм "Бәхет-шатлык"ны бүләк итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз