news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Халык җырчысы” бәйгесенең җиңүчесе “Интертат”тан смартфон белән бүләкләнде

Абсолют җиңүче Юлия Марышева Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга теләген белдерде.

“Халык җырчысы” бәйгесенең җиңүчесе “Интертат”тан смартфон белән бүләкләнде
Султан Исхаков

(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Җәмилә Зарипова).  “Халык җырчысы” бәйгесенең җиңүчесе Юлия Марышева “Интертат”тан смартфон белән бүләкләнде.

  • “Интертат” электрон газетасы быел 26 марттан алып 7 июньгә кадәр үзешчән җырчылар арасында “Халык җырчысы” интернет-бәйгесен уздырды. Ике айдан артык дәвам иткән әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче 50дән артык үзешчән башкаручы катнашты.

Катнашучылар саны буенча бәйгенең рекордсмены – Башкортстан Республикасы. Финалистларга барлыгы тугыз меңгә якын кеше тавыш бирде.

  • Җиңүче Юлия Марышева – Кукмара районының Пчеловод авылы кызы. Халык җырчысына нибары 17 яшь. Юлия үз тормышын музыка белән бәйләргә ашкынмый, тормыш кыйбласы итеп яшь җиңүче медицина өлкәсен сайлаган. Бүгенге көндә Казан дәүләт медицина көллиятенең I курсын тәмамлаган. Шәфкать туташы булырга әзерләнә

“Татар-информ” хәбәрчесенә җиңүче Илсөя Бәдретдинова белән дуэт җырларга теләген белдерде.

Юлиянең килүе татар редакциясенең җыелышы вакытына туры килде. Җиңүче үзенең хис-кичерешләре белән уратаклашты, “Интертат”ка үз теләкләрен җиткерде.

Юлия белән тулы әңгәмәне intertat.tatar сайтында укырга мөмкин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100