news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык язучысын искә алдылар

Халык язучысын искә алдылар

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 95 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булып үтте. Анда әдипнең балалары, язучылар, галимнәр, шулай ук аның иҗатын сөючеләр катнашты.

2004 елны тулысы белән Әмирхан Еники елы дип тә атарга мөмкин. Чөнки моның өчен ныклы нигез бар: күптән түгел Башкортстанның киңкүләм җәмәгатьчелеге аны искә алу кичәләре үткәрде, Казанда аның олуг юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция дә булып узды.

Әмирхан аганы искә алу кичәсендә аның тормышы һәм иҗаты турында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин чыгыш ясады. Искә алу кичәсе тере әдип белән әңгәмә рәвешендә барды. Әдип ролен Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров башкарды. Кичәдә җырлар белән бергә, Г.Камал исемендәге һәм К.Тинчурин исемендәге театр артистлары башкаруында Әмирхан аганың әсәрләреннән өзекләр дә яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100