Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык ярдәме белән ике ай дәвамында Татарстан урманнарын чүп-чардан чистартачаклар
Узган елда урманнарны чистартуда халык катнашмаган, ә 2019 елда 374 «КАМАЗ» машинасы чүп чыгарылган.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 19 апрельдән 19 июньгә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында халык ярдәме белән урманнарны чүп-чардан чистартачаклар.
«Акция кысаларында урманнардан көнкүреш калдыклары, чыбык-чабыклар һәм ауган агачлар чыгарылачак. Шулай ук урманнардагы ял итү урыннары, аншлаглар һәм мәгълүмат такталары төзекләндереләчәк», — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Министрлык карамагындагы оешма эшчеләреннән тыш, урманнарны чистартуда төрле ведомство, оешма хезмәткәрләре, бакчачылык берләшмәләре вәкилләре, студентлар һәм волонтерлар катнашуы көтелә.
Министр сүзләренчә, 2019 елда Татарстан урманнарыннан 3740 кубометр чүп-чар чыгарылган. Моны 10 кубометр сыйдырышлы 374 «КАМАЗ» машинасы йөк белән чагыштырырга була. 2020 елда пандемия сәбәпле, урманнар министрлык көче белән генә чистартылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз