Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык ял иткән урман аланнарында янгын машиналары кизү торачак
Бу алым узган елларда нәтиҗәлелеген күрсәтте, ди урман хуҗалыгы министры.
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язгы-җәйге чорда халык ял иткән урман аланнарында янгын сүндерү машиналары кизү торачак. Бу хакта журналистларга Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.
“Халык күпләп ял итә торган урыннарда, федераль һәм төбәк юллары уза торган урыннар урман фонды белән туры килгән мәйданнарда янгын сүндерү машиналары кизү торачак. Узган елларда әлеге тәҗрибә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Һәрхәлдә, бу эш халык белән эшләүдә психологик фактор булып тора”, – диде министр.
“Без халыкның ялын оештыруга зур игътибар бирәбез. Соңгы елларда федераль һәм республика автомобиль юллары янында 265 ял итү урыны булдырылды”, - дип тә өстәде Кузюров.
Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 15 апрельдән урман янгыннарына каршы көрәш сезоны ачылды, Урман хуҗалыгы министры урман янгыннары куркынычы булган шәһәрләрне атады һәм урман янгыннарының күп өлеше май аена туры килә дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз