news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык вокаль ансамбле җитәкчесе Бердәмлек көнендә милләтләр мәдәниятләрен алмаша дип саный

"Арча егетләре" ансамбле җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова Халыклар бердәмлеге бәйрәмен республикада барлык милләт кешеләре дә бәйрәм итә дигән фикердә.

(Казан, 4 ноябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Арча районының "Арча егетләре" халык вокаль ансамбле җитәкчесе Диләрә Хәйдәрҗанова Халыклар бердәмлеге көнендә төрле милләт вәкилләре берләшеп, үзләренең мәдәниятләрен алмаша дигән фикердә. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Халыклар бердәмлеге көне - күмәк бәйрәм. Кайсы милләт вәкиле булуына карамастан, аны бөтен кеше бәйрәм итә. Бу көндә төрле халыклар бергә берләшеп, мәдәниятләрен, биюләрен һәм җырларын алмаша", - ди Диләрә Хәйдәрҗанова.

Диләрә ханым Халыклар бердәмлеге көненә багышлап оештырылган концертны хуплады. "Мондый концертларның булуы да күңелгә рәхәт, монда яңа танышулар да була", - дип сөйләде ул.

"Арча егетләре" халык вокаль ансамбле җитәкчесе сөйләвенчә, ансамбль Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Сөмбелә" җыры белән чыгыш ясаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100