news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык уен кораллары кафедрасы көне уңаеннан зур концерт узды

Халык уен кораллары кафедрасы көне уңаеннан зур концерт узды

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында музыка һәм хореография сәнгате факультетының Халык уен кораллары кафедрасы көне билгеләп үтелде. Ул Россия Федерациясе югары уку йортларының социаль-мәдәни эшчәнлек буенча уку-методик берләшмәләре утырышы көне белән дә туры килде.

Бу факультетта хор, эстрада-джаз бүлекләре, халык биюләре, заманча хореография сәнгате фортепьяно һәм башка бүлекләр бар.

Россия Федерациясенең утызлап вузыннан килгән ректор, проректор һәм деканнар өчен концерт тәкъдим ителде. Шул рәвешле, Халык уен кораллары кафедрасы студентлары кунакларга үз осталыкларын ачып бирергә тырышты. Узган ел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына 35 ел тулган булса, быел шул ук юбилейны музыка һәм хореография сәнгате факультеты билгеләп үтә икән.

Музыка һәм хореография факультеты деканы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, халыкара конкурслар лауреаты Евгений Сазонкин үзенең чыгышында РФ нең сәнгать һәм мәдәният юнәлешендәге югары уку йортлары уку-методик берләшмәләре утырышына җыелган барлык галимнәрне, укытучыларны сәламләде. Евгений Маратович факультетның мәдәният дөньясына бик күп атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен, ТР һәм РФ халык артистларын, халыкара конкурслар лауреатларын бүләк иткәнен әйтеп үтте.

Концертта рус халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады. Чыгышның солисты – доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурс һәм фестивальләре лауреаты Рәфыйк Таҗетдинов иде. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендә татар музыка ансамбле халык көйләренә тезмә башкарды. Халыкара конкурс һәм фестивальләр лауреаты Ренат Вәлиевнең татар халык көйләрен курайда һәм гармунда уйнавы да көчле алкышлар белән каршыланды. Сәхнәгә әлеге кафедраның 1975 елгы чыгарылыш студенты, ТР халык артисты, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Рәшит Мостафин да чакырылды. Ул “Кара урман” татар халык көен курайда уйнап күрсәтте һәм кечкенә гармунчыкларда халык көйләренә фантазияләр уйнады. Концертта халык уен кораллары ансамбле һәм квартеты чыгышлары да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100