news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык туган телен укырга кирәк дисә, дәүләт каршы тора алмаячак – Солбон Санжиев

Бурят мәдәнияте җәмгыяте башлыгы фикеренчә, Дәүләт Думасы депутатлары Россиядә бер генә халык калдыру юнәлешендә эшли.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). «Буряад Соел» бурят мәдәнияте җәмгыяте башлыгы Солбон Санжиев халык бердәм таләп иткән очракта, мәктәпләрдә туган телне укытып булачак дип уйлый. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Солбон Санжиев Дәүләт Думасына кертелгән туган телне ата-аналар теләге белән укыту турындагы закон проектына тискәре каравын хәбәр итте. “Туган телләрне мәҗбүри укытырга кирәк. Ихтыяри укыту закон проекты кабул ителсә, туган телләр юкка чыгарга мөмкин. Без цивилизацияле җәмгыяттә яшибез, шуңа күрә җәмгыять әлеге вазгыятьтә ничек яшисен үзе хәл итәргә тиеш”, - диде ул.

Солбон әйтүенчә, Бурятия Республикасында бурят теле 2012 елдан бирле ата-аналар теләге буенча укытыла. “Болай булуның сәбәпләре күп, әмма иң мөһиме - бурят халкының башка халыкларга караганда аз булулары. Бүген Бурятиядә якынча 30 процент бурят яши”, - диде ул.

Солбон Санжиев әйтүенчә, бурят теле 2012 елдан бирле ирекле рәвештә укытылса да, бу закон проекты җәмәгатьчелектә зур протест тудырган. “Бурят халкы читтә калмады. Төрле җыелышлар узды, пикетларга чыктык. Бурят халкы үзенең туган теле укытылуын тели, әмма тел укытылсын өчен ниндидер эш башкарырга омтылучылар бик аз. Бурят теле мәктәпләре дә бар, аралашу культурасын да өйрәтәләр, әмма тел бетмәсен өчен бу эшләр генә җитми. Республика масштабларында карасаң, бу исәпкә алып тормаслык та”, - диде Солбон Санжиев.

Бурят мәдәнияте җәмгыяте башлыгы туган телне саклап калу өчен фансайт булдырырга ниятләвен әйтте. “Бу үзенчәлекле баш мие штурмы булачак. Битараф булмаган кешеләр бергә җыелып, бу сорауны хәл итәргә тырышачак”, - диде ул.

Солбон Санжиев сүзләренчә, кайбер милли республикаларда – мәсәлән, Марий Эл һәм Саха (Якутия) Республикаларында милли телләргә мөнәсәбәт яхшырак. “Дәүләт Думасының әлеге закон проекты – ул глобализациягә бер адым. Зур түрәләр, мөгаен, башкача яши алмыйлар. Аларга Россиядә бер генә халык яшәсә, җиңелрәк булачак”, - ди ул.

Бурят милли хәрәкәте вәкиле халыкны активрак булырга чакырды. “Түрәләр алар бары тик карарлар гына кабул итә. Әгәр дә халык басып, мин туган телемне өйрәнәм, миңа туган телем кирәк дисә, түрәләр каршы килмәячәк. Административ-хокукый структуралар мондый теләкләргә һәм чыгышларга басым ясый. Бәлки халык куркадыр да. Милләтара көймәне селкетеп кенә торалар”, - дип сөйләде Солбон Санжиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100