news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, киләсе елда 200 ишегалды төзекләндерелә

2022 елга, шулай ук, ремонт соралган ишегаллары исемлеген район администрацияләре дә тәкъдим иткән. Хәзер ул исемлек раслауда.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, киләсе елда Татарстанда 200 ишегалды «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелә.

«Татарстан шәһәрләре үсеше институты» фонды директоры урынбасары, «Безнең ишегалды» программасы координаторы Венера Камалова ТР Министрлар Кабинетында брифингта 2022 елда ишегаллары халык тавыш бирүенә корылган яңа механика буенча билгеләнгәнен әйтте.

«200 ишегалды исемлеге инде формалашкан. https://dvor.tatar сайтында „документлар“ бүлегендә күреп була. Кешеләр, программага кертелсен өчен, үз ишегалды өчен тавыш бирде, шулай ук ишегалды буенча аеруча мөһим сорауларга җавап бирде», — диде Камалова.

Сораштырулар күрсәткәнчә, 92 процент кеше күпмедер вакытын ишегалдында уздыра. 67 процент кеше ишегалдында җәяүләп йөрүне яраткан шөгыле итеп күрсәткән. «Шунлыктан тротуарларга зур игътибар бирелә», — ди белгеч. 16 процент кеше бала белән йөрергә урын юк, 24 процент кеше 0-3 яшьтәге балалар белән йөрү өчен инфраструктура булмавын әйткән.

«Ишегалларына кайтарылган җиһазлар куллану ягыннан өч яшькә кадәр чикле, шуңа күрә бик нәни сабыйлар белән комлыкка булса да чыгарга шартлар тудырырга тырышабыз. 31 процент кеше ишегалдында караңгы булганын, начар яктыртканын әйткән. 27 процент кеше машиналар күп булуына зарланган», — дип әйтте Венера Камалова.

Ул 2020-2021 елда ишегаллары исемлеге муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәре буенча формалашканын искәртте. Ул исемлек халык шикаятьләренә таянып төзелгән. 2022 елга, шулай ук, ремонт соралган ишегаллары исемлеген район администрацияләре дә тәкъдим иткән. Хәзер ул исемлек раслауда. «Без һәрвакыт территориягә комплекслы карыйбыз: социаль объектлар белән янәшә булуы, җәмәгать транспорты тукталышларына якынлыгы һәм башкалар исәпкә алына», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100