news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык "шыбыр-шыбыр"лардан туйды, халык яхшы концертка сусаган – Сәйдә абыстай Аппакова

Кичә татар дәүләт филармониясе залында "Олы юл әйтте..." концерты үтте. Концертны "Татар-информ" онлайн-трансляцияләде.

Халык "шыбыр-шыбыр"лардан туйды, халык яхшы концертка сусаган  – Сәйдә абыстай Аппакова
Рамиль Гали

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Бу коллектив белән дөньяны гизәргә була – бер кимчелеге юк. Әйтеп бетергесез әйбәт концерт. Күзләрдә яшьләр чыгарырлык, – дип бәяләде Сәйдә абыстай Аппакова кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә үткән “Олы юл әйтте...” концертын. – Монда моң да, азарт та, тарих та бар. Халык “шыбыр-шыбыр”, “тыпыр-тыпыр”лардан туйды, халык мондый концертка сусаган”, – дип нәтиҗә ясады ул.

Моңарчы тамашачыга җырчы, фольклор ансамбле җитәкчесе, телетапшыру алып баручысы буларак таныш булган Айдар Фәйзрахманов кичәге “Олы юл әйтте...” концертында үзен композитор һәм нәфис сүз остасы буларак күрсәтте. Концерт үзенчәлекле әдәби-музыкаль кичә дә иде. Программа Айдар Фәйзрахмановның халкыбызның күренекле шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырларыннан, Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле чыгышларыннан төзелгән иде. Айдар Фәйзрахманов шулай ук халык шагыйрьләре Рөстәм Мингалим һәм Мөдәррис Әгъләм шигырьләрен дә яңгыратты. Ансамбль артистлары Рөстәм Гыйльфанов, Флорид Гыйздәтуллин, Гөлшат Шәраповалар ялгыз башкаручы буларак та чыгыш ясадылар. Сәхнәдәге экраннан ансамбльнең кытай татарлары фольклорыннан алынган “Әти-әни”, “Лимонад” җырларына төшерелгән яңа клиплары күрсәтелде. Концерт шактый зур программалы булып, 38 номердан торса да, бер тында үтте.

Концерт алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова Татарстан Республикасы дәүләт фольклор ансамбле артисты Рөстәм Гыйльфановка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелү турында игълан итте.

Концертны “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляцияләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100