news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Халык шугалагы"н быел "Нәфис" түгел, ә "Казан-Арена" оештырачак

Көнкүреш химиясе җитештерү компаниясе шугалак мәйданын ясауны стадион хуҗаларына тапшырды.

(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ", Оксана Романова). Быел "Казан-Арена" стадионы янындагы шугалакны стадион хуҗалары үзләре оештыра. Бу хактагы хәбәрне "Татар-информ"га "Нәфис" компаниясенең PR-бүлеге җитәкчесе Айгөл Мирзаянова җиткерде.

""Нәфис" төркеме "NEFIS" халык шугалагы" проектын быел кыш та дәвам итәргә тулаем әзер иде. "Казан-Арена" быел бу эшне үзенә алды. Аларга уңышлар телисе генә кала. Казанда кышкы күңел ачу урыннары күп булырга тиеш", – дип шәрехләде Айгөл Мирзаянова.

Искәртеп үтик, 2014 елдан башлап ел саен "Казан-Арена" стадионы янындагы мәйданда Татарстанның "Нәфис" компаниясе "Халык шугалагы"н су белән катырып, шәһәр халкы өчен күңелле ял урыны, шулай ук Яңа ел чаралары оештыру өчен дә җайлы мәйдан ясый иде.

Стадион директоры Радик Миңнәхмәтов әлеге хәбәр буенча һәм шугалак төзүдәге планнарын уртаклашудан читләште. Аның матбугат сәркатибе Елена Борисова бу өлкәдә материаллар инде "эш хәлендә" дип белдерде.

Моннан тыш, яз көне стадион янәшәсендәге мәйданда динозаврлар паркы эшли башлады. Баштан оештыручылар әлеге парк ачык һавада булганлыктан ноябрь аена кадәр генә эшли, дип белдергәннәр иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, динозаврлар паркы элекке “Халык шугалагы”ның бер өлешен алып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100