news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык шагыйре Наҗар Нәҗминең 100 еллык юбилее Башкортстанда зурлап билгеләп үтелә

2018 елның июнендә юбилей чараларын үткәрү кысаларында "Өфө йүкәләре» («Уфимские липы») Республика әдәбият фестивален оештыру планлаштырылган.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елда Башкортстан Республикасы халык шагыйре, РСФСРның М.Горький исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел булу билгеләп үтелә. Башкортстан Хөкүмәтендә вице-премьер рәисе Салават Сәгыйтов җитәкчелегендә юбилей чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

3-4 февральдә бәйрәм тантаналары шагыйрьнең кече ватаны Дүртөйле районында уздырыла. Анда Татарстан язучылары да чакырулы.

Уфада 100 еллык юбилей шагыйрьнең туган көнендә - 5 февральдә зурлап үткәрелә. Бу көнне Наҗар Нәҗми турындагы фильмның презентациясе дә булачак.

2018 елның июнендә юбилей чараларын үткәрү кысаларында "Өфө йүкәләре» («Уфимские липы») Республика әдәбият фестивален оештыру планлаштырылган. Фестивальнең исеме Наҗар Нәҗми шигыре белән бәйле, аңа Рим Хәсәнов көй язган һәм ул популяр җырга әйләнгән.

Моннан тыш, юбилей уңаеннан башка чаралар  - әдәби кичәләр, шагыйрьнең томлыкларын сату-күргәзмә оештыру да планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100