news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык санын алучыларны саклаячаклар

ТР Министрлар Кабинетында 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Маркелова). Татарстанда түрәләр халык санын алучыларның эше куркынычсыз булсын өчен шартлар тудырырга вәгъдә итә.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов “имин булмаган урыннарга ир-ат халык санын алучылар гына җибәреләчәк”, дип белдерде. Аерым очракларда милиция хезмәткәрләре белән бару каралган.
Узган юлы җитди очраклар булмады, дип билгеләп үтте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot