Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясаткан
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстанда 8,5 меңнән артык кеше катнашачак.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина республикада Бөтенроссия халык санын алучыларның 70 проценты коронавирустан прививка ясатканын яисә авырып терелгәнен әйтте.
«Росстат халык санын алганда Роспотребнадзорның коронавирустан саклану таләпләрен үтәячәк. Сораштыру уздыручы кешеләрнең битлекләре, перчаткалары булачак. Алар барлык профилактик чаралар белән таныш», — диде Наталья Гатауллина.
Бөтенроссия халык санын алу кампаниясен уздыруда Татарстан буенча 8,5 меңнән артык кеше катнашачак. Халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз