Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык санын алу эшендә катнашучыларга эш хакы күләме билгеле
Бөтендөнья татар конгрессы халык санын алуга кагылышлы сорауларга җавап бирә.
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Халык санын алу эшендә катнашкан кешеләргә эш хакы түләнәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Росстат әзерләгән боерык проекты нигезендә, халык санын алучы хезмәткәргә башкарылган хезмәт өчен 18 мең сум түләнергә тиеш. Шул ук вакытта аларның һәркайсына 440 кешедән дә ким булмаган мәгълүмат җыю бурычы куела», диелә бу хәбәрдә.
Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорауларны tatar-congress@mail.ru адресы буенча юллый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз