news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык санын алу эшендә катнашучыларга эш хакы күләме билгеле

Бөтендөнья татар конгрессы халык санын алуга кагылышлы сорауларга җавап бирә.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Халык санын алу эшендә катнашкан кешеләргә эш хакы түләнәчәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Росстат әзерләгән боерык проекты нигезендә, халык санын алучы хезмәткәргә башкарылган хезмәт өчен 18 мең сум түләнергә тиеш. Шул ук вакытта аларның һәркайсына 440 кешедән дә ким булмаган мәгълүмат җыю бурычы куела», диелә бу хәбәрдә.

Бөтенроссия халык санын алуга кагылышлы сорауларны tatar-congress@mail.ru адресы буенча юллый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot