news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык санын алу алдыннан, татар гаиләләре белән элемтәгә керү бурычы куела

Милли шура рәисе үзләре, балалары кем булып язылуларын гаилә советларында алдан хәл итеп кую кирәклеген әйтте.

Халык санын алу алдыннан,  татар гаиләләре белән элемтәгә керү бурычы куела
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2020 елның октябрендә халык санын алу вакыйгасы алдыннан, Россия төбәкләрендә татар гаиләләре белән элемтәгә керү бурычы куела. ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде. 1989, 2002, 2010 елларның җанисәп нәтиҗәләрен искәртте.

«Һәр өлкәдә татар оешмалары активистлары һәр татар гаиләсенә барып җитәргә тиеш. Катнаш гаиләләр белән дә эшләргә кирәк», — диде. Милли шура рәисе сүзләренчә, өлкәләрдә халык саны ник кимегәнен ачыкларга кирәк.

«2002 ел белән чагыштырганда, 2010 елда рус халкы 4 млн га кими, без, татарлар, 243 мең кешене югалттык. Бүтән өлкәләргә күчәбез дияр идек — халык саны арту күренми. Күбесе „Татарстанга китәләр“ ди. Татарстанга китсәләр, безнең халык саны артырга тиеш бит дим. Катнаш гаилә булып, татарлыктан баш тарталардырмы? Карарга кирәк», — диде Шәйхразиев.

Әйтик, ире башкорт, хатыны татар, яки киресенчә булса да, үзләре, балалары кем булып язылуларын гаилә советларында алдан хәл итеп кую кирәклеген ассызыклады.

«1 октябрьгә кадәр һәр татар кешесенең башына „син кем булып языласың“ дигән фикерне салып куярга кирәк. Без гаиләләрне таркатырга тырышмыйбыз. Гаилә советларында бер-береңә ихтирам тоеп, җавапларын табарга кирәк. Татарлык буенча позицияне югалтмаска кирәк», — диде Милли шура рәисе.

«Җанисәп бик мөһим. Россиядә 5 млн 300 мең, шуның 4 млн ы Идел буе федераль округында. 2 млн нан артыгы Татарстанда, 1 млн нан артыгы Башкорстанда, калганнары башка өлкәләрдә», — диде Васил Шәйхразиев. Ул, берәр татарны бүтән милләт итеп язылырга өнди башласалар, чарасы күреләчәген, кирәк булса, судка да бару ихтималлыгын әйтте.



Галерея: Шәйхразиев катнашында татар активы белән очрашу нәтиҗәләре буенча матбугат конференци


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100