Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык саны буенча Казан Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды
2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Түбән Новгород алдынгы булган иде.
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ). Казан халык саны буенча Түбән Новгородны узып китте һәм әлеге күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булды. Бу хакта Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Росстат) хәбәр итә.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2020 ел башына Татарстан башкаласында 1 млн 257 мең кеше яшәгән. Идел буе федераль округының элекке лидеры — Түбән Новгородта 1 млн 252 мең кеше яши, бу Казан белән чагыштырганда 5 мең кешегә азрак.
2019 елның 1 гыйнварына Казанда 1 млн 251 мең кеше яшәгән, ягъни бер елда Татарстан башкаласында халык саны 0,5 процентка — 6 мең кешегә арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз