news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев илле картинасын Татарстан музейларына бүләк итәргә тели

Картиналарының утызын рәссам – Болгар музей-тыюлыгына, егермесен – “Хәзинә” милли сәнгать галереясына дип тәгаенләгән.

Халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев илле картинасын Татарстан музейларына бүләк итәргә тели
Ильнар Тухбатов

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев үзенең илле картинасын Татарстан дәүләт музейларына бүләк итәргә тели. “Мин үземнең гомерем буе язган иң яхшы картиналарымны, “Хәзинә” милли сәнгать галереясында күргәзмә ясап, җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, матур итеп тапшырасым килә, - ди ул. - Рәссамнар өчен, “Хәзинә”дә күргәзмә оештыру - зур дәрәҗә”.

Рәссам картиналарының утызын – Болгар музеей-тыюлыгына, егермесен – “Хәзинә”гә дип тәгаенләгән.

Мәгълүмат өчен. Татарстан һәм Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык рәссамы Мәдияр Хаҗиев тумышы белән Саба районыннан. 1949 елда туган. Чаллыда яши. Республика, региональ һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100