Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халык һөнәрчеләренә бирелгән грантка ясалган әйберләрне экспертлар карап бәяләде
Сәнгать-эксперт советы эшләнмәне эталон технологиясе критерийлары буенча тикшерә.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр сәнгать-эксперт советы тарафыннан бәяләнде. Утырышны ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге оештырды.
Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән торгызылган. Соңгы елларда халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган эшләнмәләр экспертлар советы тарафыннан бәяләнми торган булган.
«Халык һөнәрчелеге безнең мәдәни кодның әһәмиятле бер өлеше. Халык һөнәрчелеге продукциясенә останың күңел җылысы күчә. Һәр товарның — читек булсынмы, яулыкмы — үзенчәлеге була: останың почеркы ярылып ята», диде мәдәният министры Ирада Әюпова утырышны ачкан чыгышында.
«Һәр әйбернең уникальлегенә басып ясала. Һөнәрчелектә нәрсәдер механикалаштырырга мөмкин. Әмма халык һөнәрчелеге товарлары сувенир продукциясеннән аерылып тора», — диде ул.
Сәнгать-эксперт советы (ХЭС) теге яки бу эшләнмәнең әлеге кәсепнең эталон технологиясе буенча төп критерийларына ни дәрәҗәдә туры килүен билгели. Экспертлар 2019 елда грантлар алган осталарның эшләрен, аларның ни дәрәҗәдә традицион һөнәрчелеккә туры килүен бәяләде.
Мәдәният министры сәнгать-эксперт советы утырышларының даими булачагын әйтте. Мондый эксперт советы соңгы 9 елда бер тапкыр да җыелмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз