news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Халык контроле” системасында яңа категория эшли башлаячак

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” категориясенең модераторы булачак.

“Халык контроле” системасында яңа категория эшли башлаячак
tatarstan.ru

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Халык контроле” системасында “Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” дип аталган яңа категория эшли башлаячак. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы категориянең модераторы булачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

“Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” категориясен кертү планлаштырыла. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы категориянең модераторы булачак. Әлеге категориядә шәхесара мөнәсәбәтләр һәм балалар хокукларын яклауга кагылган проблемалар каралачак. Бүгенге көндә шундый мөрәҗәгатьләр Глонасс+112 аша килә”, - диде Сәрия Сабурская.

Агымдагы елның беренче кварталында “Цифрлы телевидение” дип аталган яңа категория барлыкка килгән.

“Бүгенге көндә килгән мөрәҗәгатьләр саны күп түгел, нибары 12, шуларның унысы – хәл ителгән. Тест режимында “Халыкны диспансерлаштыру” дип аталган яңа категория кертелде. Әлеге категориягә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә профилактика тикшерүләре һәм диспансерлаштыру узу вакытында медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты мәсьәләләре буенча хәбәрләр кабул ителә. Әлегә хәбәрләр юк”, - диде Сәрия Сабурская.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100