news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Халык контроле" системасында нигезле баш тартулар саны 4,2 процентка кимегән

Көз көне урнаштырылган барлык мөрәҗәгатьнең 55,6 проценты хәл ителгән

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). 2014 елның көзендә "Халык контроле"  ТР Дәүләт мәгълүмат системасында 7620 мөрәҗәгать урнаштырылган. Аларның 4235 яки 55,6 проценты хәл ителгән. 322сенә "нигезле баш тарту" статусы бирелгән, бу нибары 4,2 процентны тәшкил итә.

Чагыштыру өчен: 2013 елның көзендә 6408 мөрәҗәгать урнаштырылган, аларның 48 проценты хәл ителгән. 1542 мөрәҗәгать "нигезле баш тарту" статусын алган, бу 50,2 процент тәшкил итә.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, нигезле баш тартулар саны кимегән, ә хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны арткан.  

news_right_1
news_right_2
news_bot