news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Халык контроле” системасында коррупциягә каршы бүлек булдырыла

Әлеге система аша 31,5 мең мөрәҗәгать килгән

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләп килә. Аның аша 2013 елның апрель аеннан алып гражданнардан 31,5 мең мөрәҗәгать теркәлгән. Мәсьәләләрнең 68 проценты чишелеш тапкан да инде.

“Халык контроле”нә 28 юнәлешкә караган сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. “Безнең максат − проблеманы ачыклау һәм башкарма комитет тарафыннан ул мәсьәләне чишүне тәэмин итү”, - диде ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта.

Тиздән “Халык контроле” системасында коррупциягә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне калдырырга мөмкин булган бүлек барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә документлар инде тулысынча әзерләнеп беткән һәм якын көннәрдә ТР Хөкүмәтенә тапшырылачак. Яңа бүлек ачык булачак һәм моңа кадәр эшләгән 28 категория буенча да мөрәҗәгатьләр кабул итәргә, форумда фикер алышырга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100