news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Халык контроле” системасына яңа категорияләр дә кертелә

Күрелгән чаралар ярдәмендә нигезле баш тартулар санын 2014 елның башыннан 24 проценттан бүгенгә кадәр 7 процентка кыскарту мөмкин булган

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Ел ахырына кадәр “Халык контроле” системасына кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Аерым алганда, системага “Экстремизм” һәм “Дини һәм милли җирлектә низаглар”, шулай ук “Коррупция проблемасы” кебек яңа категорияләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

Хәзер ТР Министрлар Кабинетының “Гражданнарның дәүләт башкарма хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән электрон элемтәсе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты эшләнә.

“Халык контроле” системасына экстремизм һәм коррупциягә багышланган яңа категорияләр дә кертелә, ә коррупция юнәлеше категориясе булган бүлекләргә өстәләчәк. Алар арасында – балалар бакчалары, мәктәпләр, поликлиника һәм хастаханәләр, элемтә, ТКХ, уңай мохит һәм чүплекләр бар. Бу бүлекләргә коррупцион юнәлештәге сәхифә кертеләчәк, анда гражданнар бу өлкәләрдә коррупция фактлары турында хәбәр итә алачак”, - дип аңлатма бирде омбудсмен.

Моннан тыш, эш сыйфатын яхшырту максатыннан, җаваплы башкаручы тарафыннан мөрәҗәгатьне карау буенча контроль сроклар турында электрон почтага җавап җибәрү өлкәсендә үзгәрешләр кертелгән. “Бу “Халык контроле” системасында мөрәҗәгатьләрне карау процессы һәм эш сыйфатын контрольдә тоту мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте С.Сабурская. Аның сүзләренә караганда, бүген күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, аерым категорияләр буенча теге яки бу статусның үз вакытында бирелмәү очраклары юкка чыгарылды. Шулай ук күрелгән чаралар ярдәмендә нигезле баш тартулар санын 2014 елның башыннан 24 проценттан бүгенгә кадәр 7 процентка кыскарту мөмкин булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot