Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Халык контроле” системасы аша балалар бакчаларына зарланып була
“Балалар бакчалары” категориясе модераторы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның сентябрендә Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында 32 белдерү бастырылган, аларның 18ехәл ителгән, 8 белдерү эшкәртелә, 6сының статусы – “планлаштырылган”. Бер белдерү дә кире кагылмаган.
“Балалар бакчалары” категориясе модераторы – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ул балаларның балалар бакчасында тәрбияләнүе, тукландыруны һәм белем бирүне оештыру проблемаларына кагылышлы хәбәрләрне барлап бара. Гражданнарның “Халык контроле”на мөрәҗәгатьләре нәтиҗәсендә, күп кенә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ремонт үткәрелде, дип хәбәр ителә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында.
Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты 11 нче сентябрьдә хәбәр иткәнчә, районның җирле бюджеты тарафыннан балалар бакчасында азык-төлек блогын капиталь төзекләндерү, тәрәзәләрен алмаштыру өчен акча бүлеп бирелгән.
Яңгырлы көннәрдә су түшәм һәм станалар буенча агып төшә, нәтиҗәдә күгәрек пәйда була, дигән зарланулар, Әлмәт районында тагын бер авыл балалар бакчасын капиталь төзекләндерүгә этәргеч булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз