news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Халык контроле"ндә урнаштырылган хәбәрләрнең яртысыннан артыгы буенча мәсьәләләр хәл ителгән

2014 елның өченче кварталында "Халык контроле"ндә 8 мең 513 мәгълүмат урнаштырылган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). 2014 елның өченче кварталында "Халык контроле"ндә 8 мең 513 хәбәр урнаштырылган. Аларның 4475 е яки барлык урнаштырылган хәбәрләрнең 52,6 проценты буенча эш хәл ителгән. 462 сенә "Нигезле төстә кире кагу" статусы бирелгән (әлеге вакытка 5,4 процент). 876 хәбәр тикшерелә, һәм 2700 енә "планлаштырылган" статусы бирелгән.

2014 елның икенче квартал күрсәткечләре белән чагыштырган вакытта, асылы хәл ителгән хәбәрләр саны арткан, ә нигезле баш тартылган хәбәрләр күләме ике тапкыр диярлек кимегән. Чагыштыру өчен, 2014 елның икенче кварталында 7884 хәбәр урнаштырылган, 3981 е хәл ителгән, бу әлеге чорда урнаштырылган барлык хәбәрнең 50,5 проценты дигән сүз. 744 хәбәр дәлилле рәвештә кире кагылган, бу 9,4 процент дигән сүз. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100