news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Халык контроле”нә ТР гражданнарнынан быел 18 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

Дәүләт контроль системасы эшли башлаганнан алып хәзергә кадәр 31211 мөрәҗәгать булган

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

Искәртеп узабыз: "Халык контроле" системасы 2012 елның апреленнән эшли башлады, шул чордан бирле татарстанлылардан 31 211 мөрәҗәгать килгән, шуларның 21 134 е уңай хәл ителгән, - бу 68 проценты дигән сүз. Быел системага килгән мөрәҗәгатьләр гомум санның 60 процентын тәшкил итә.

“Халык арасында бу система белән кызыксынучылар арта. Гражданнар эш нәтиҗәсен күрә һәм системага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта”, - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Хәзер агымдагы елда килгән мөрәҗәгатьләрнең 65 проценты хәл ителгән. Моннан тыш, аларның 24 проценты (4580) якындагы көннәрдә карау планлаштырылган, 7 проценты буенча нигезле рәвештә баш тарту, 4 проценты буенча бүген эш алып барыла. “Хәл ителгән мәсьәләләр саны артуы күзәтелә”, - дип билгеләп үтте омбудсмен.

Быел казанлылардан 10 мең чамасы мөрәҗәгать булган, шуларның 6023 е хәл ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot