news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык катлаулы җырларга әзер түгел – Мирсәет Сөнгатуллин

"Татар халык җырларын тыңлау өчен махсус тәрбия булу кирәк", – дип белдерде танылган җырчы.

(Казан, 18 июнь, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). Халык катлаулы җырларга әзер түгел, дип саный Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты  Мирсәет Сөнгатуллин. Бу хакта ул "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында әйтте.

“Хәзер татар эстрадасы такмаклар белән шыплап тулды. Алар бик җиңел җырлана, истә кала. Ә элек-электән килгән татар халык җырларының күбесе шактый катлаулы. Аларны халык бик үк аңлап бетермәскә дә мөмкин. Аңлаганы да такмакларга иярә башлады шул”, – дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.

“Халыкта татар халык җырларына мәхәббәтне кире кайтару өстендә эшләү мөһим. Әлеге җырлар һәрбер концертта яңгырарга тиеш. Тик, әлбәттә, моның өчен халыкның әлеге җырларны үз итүе кирәк. Тик кызганычка каршы, күпләр андый җырларны тыңларга, аңларга әзер түгел. Моның өчен махсус тәрбия булу кирәк шул. Илһам абый Шакировлар чорында бу тәрбия бик көчле иде”, – дип белдерде Мирсәет Сөнгатуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot