(Пермь өлкәсе, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эльмарт Уразов). Пермь өлкәсе Барда районы мәдәният йортында «Халык күңеле чишмәләре» исемле концерт-кичә шаулап үтте. Яраткан халык җырларын тыңларга районның яше дә, карты да килгән иде. Үзешчән сәнгать осталары Әлфия Якупова, Сәрия Кузяшева, Зөлхәбирә Мансурова, Рамил Әмиров һәм Илфирә Камакаевалар моңлы тавышлары белән тамашачыларны куандырдылар. Концертта озык көйләр дә башкарылды, заманча җырлар да яңгырады.
Концерт-кичәне мәдәният йорты директоры Әлфия Халитова төзегән һәм соңыннан район социаль-мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулаган проект кысыларында оештырылды.