news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Халык инвентаризациясе” акциясенең 3 нче этабында төп игътибар законсыз урнаштырылган уен автоматларына юнәлтеләчәк

Ул 1 октябрьдән башланачак

 (Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1 октябрьдән Казан шәһәрендә “Халык инвентаризациясе” гомумшәһәр акциясенең 3 нче этабы башлана, һәм ул 30 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Чараның 1 нче этабында ташландык биналар һәм җир участоклары хакында халыктан барлыгы 798, ә рөхсәт ителмәгән урыннарда киосклар һәм автотранспорт стоянкаларына юнәлдерелгән 2 нче этапта 1044 мөрәҗәгать килгән. “Халык инвентаризациясе”нең 3 этабы законсыз рәвештә уен автоматлары урнаштырылган учреждениеләрне ачыклауга багышлана.

Мондый учреждениеләр ачыкланган очракта, 200-04-04 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Бу хакта мәгълүматны Казан мэриясе сайтыннан да алырга була.

Хокук бозу ачыкланганда, гаепләнүчене җавапка тартачаклар. Моның белән Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек комитеты һәм башкаланың хокук саклау органнары шөгыльләнәчәк.

“Халык инвентаризациясе” акциясендә актив катнашкан гражданнар, гадәт буенча, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

Бу хакта бүген башкала җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының җир һәм милек комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин хәбәр итте.

“Бу эшне дәвам итү бик мөһим. Актив катнашучыларны билгеләп үтү дә бик яхшы. Сезнең үрнәк нигезендә, Президент йөкләмәсе буенча, республика районнарында да шундый “халык инвентаризацияләре” уздыра башладылар һәм аның нәтиҗәсе бар”, - диде Илсур Метшин.

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100