news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Халык инспекторы"нда телефоннан сөйләшкән йөртүчеләр турында хәбәр итү мөмкинлеге булачак

Татарстанда өч ай эчендә ЮХИДИ инспекторлары 900 машина йөртүчене хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшкән өчен штрафка тартты.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Светлана Белова). “Халык инспекторы” кушымтасында озакламый руль артында барганда СМС язган яисә телефоннан сөйләшкән машина йөртүчеләр турында хәбәр итү мөмкинлеге булачак. Бу хакта “Татар-информ”га эксклюзив интервьюда Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов җиткерде.

“Әгәр дә машина йөртүчеләрнең ничек итеп СМС язуы яисә телефоннан сөйләшүе турында видео булса, автомобиль номеры күрсәтелсә, без бу кешене тиешле маддә буенча җавапка тарта алырбыз, дип уйлыйм. Бу бик җитди хокук бозу – руль артында барган кеше тулысынча игътибарын югалта һәм бу юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына куркыныч тудыра”, – дип билгеләп үтте Ленар Габдрахманов.

Сүз уңаеннан, Татарстанда өч ай эчендә ЮХИДИ инспекторлары 900 машина йөртүчене хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшкән өчен штрафка тарткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot