news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык иммунитетын күтәрү чаралары 29 мартка кадәр төгәлләнәчәк

Бүгенге көнгә республикага А/H1N1/ гриппы вирусына каршы 736 мең микъдарда вакцина китертелә. 685 меңнән артык кеше инде вакцинацияләнә

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Бүгенге көнгә республикага А/H1N1/ гриппы вирусына каршы 736 мең микъдарда вакцина китертелә. 685 меңнән артык кеше инде вакцинацияләнә. Халыкның иммунитетын күтәрү чараларын быелның 29 мартына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Әлегә Татарстанда А/H1N1/ гриппын йоктыручылар теркәлмәгән. Алай да, йогышлы авыруларны дәвалау хастаханәләрендә һәм бүлекләрдә, даруханәләрдә һәм “Татехмедфарм” учреждениесендә чирне дәвалау һәм кисәтү өчен кирәкле дарулар җитәрлек күләмдә бар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot