news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык Илһам Шакиров белән хушлаша башлады

Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны озатуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана.

Халык Илһам Шакиров белән хушлаша башлады
Рамиль Гали

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Бөек җырчысын Илһам Шакировны озатырга килгән халык театр бинасының ишекләре ачылганчы ук җыела башлады. Залда безнең хәбәрчеләребез дә бар.

Җәмәгатьчелек бөек җырчысын Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсеннән озата. Театр алдына да зур экран урнаштырылган.

Хәзерге вакытта халык Илһам Шакиров белән хушлаша. Бөек җырчының җәсәде куелган сәхнә яныннан өзлексез халык агымы үтә.

Залда Илһам Шакировның җырлары яңгырап тора.

Бөек җырчыбыз Илһам Шакировны озатуның рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана. 

Хушлашу мәрасимен "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot