news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Халык ихтыяры»ның икенче саны чыкты

«Халык ихтыяры»ның икенче саны чыкты

(Уфа, 31 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфада быел татар телендә «Халык ихтыяры» исемле газета чыга башлаган иде. Аның тәүге саны ноябрьдә дөнья күрде. Инде менә Яңа ел алдыннан гына «Халык ихтыяры» газетасының икенче саны да басылып чыкты. 300 мең данәдә нәшер ителгән басмада Башкортстан татарларының Мәскәүдә 27 ноябрьдә үткән корылтаена кагылышлы язмалар һәм төрле карарлар, мөрәҗәгатьләр, шулай ук рәсми документлар урын алган.

Башкортстан Татар милли оешмалары берлеге рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, яңа басманың икенче саны гыйнвар башында ук республиканың барлык татар районнарына таратылачак. Бу эшне Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятенең урыннардагы бүлекләре башкара.

– «Халык ихтыяры» газетасының беренче санын халык бик яратты, – ди М. Хуҗин. – Аны әле дә кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Шуңа да яңа милли басманың икенче саны да милләттәшләрнең күңеленә хуш киләчәгенә шик юк. Газетаның өченче санын февраль башына чыгару күздә тотыла. Нәкъ шул вакытта Башкортстан Татар милли оешмалары берлеге БР Татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыру мәсьәләсен караган корылтайның икенче өлешен Уфада да үткәрергә җыена.

Киләсе ел башыннан Уфада татар телендә тагын бер бәйсез газета чыга башлаячагы мәгълүм. Анысының исеме «Кыйбла» дип аталачак. Ул басмада да Башкортстан татарлары тормышының төрле якларына кагылышлы язмалар киң яктыртылыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot