news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халык фикере буенча иң коррупциячел һөнәр ияләре тәгаенләнде — исемлек

Соңгы елларда бу исемлектә 3 төрле һөнәр өстенлек итә.

Халык фикере буенча иң коррупциячел һөнәр ияләре тәгаенләнде — исемлек
Султан Исхаков

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Соңгы елларда, халык фикере буенча, иң коррупциячел исәпләнгән һөнәрләр билгеле булды.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТРның социаль-икътисади мониторинг комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте.

“Соңгы елларда антилидерлар рәтендә берничә һөнәр иясе бар. Болар — ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре, югары уку йортларында белем бирүчеләр. Әмма аларга карата халыкта хәзер караш үзгәрә. Шулай булуга да карамастан, бу һөнәрләр ("кара" исемлектә. - ТИ)  беренче урыннарны били”, - диде Ольга Семенова. 

  

news_right_1
news_right_2
news_bot