Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык этнографик диктантка тарих белән кызыксынганга килде - "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы
Бүген, Бөтенроссия акциясенә кушылып, әгерҗелеләр дә этнографик диктант язды.
(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Халыкны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән бирегә, диде Әгерҗедә этнографик диктант язуны оештырган Эльвира Нәбиева.
Әлеге чара район китапханәсе җирлегендә уздырылды. Анда 50дән артык райондашыбыз катнашты. Диктант язучылар арасында табиблар, укытучылар, журналистлар, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, укучылар бар иде.
Бу чарада аеруча 1нче гимназия укытучылары актив катнашты. Диктант язарга Девәтернә, Исәнбай, Тәбәрле, Красный бор кебек ерак авыллардан да килгәннәр. Аларны волонтерлар каршы алды.
Катнашучыларга 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк иде.
"Быел бу чара өченче тапкыр үткәрелде. Ул халкыбызның этнографик грамоталылыгын ачык күрсәтә. Сорауларга җавап бирү тирән белемле булуны таләп итә", - диде бу чараның райондагы кураторы Марс Гатауллин.
Диктант язуны иң беренчеләрдән булып тәмамлаган китапханә хезмәткәрләре Дамира Галләмова һәм Чулпан Нурмөхәммәтова сорауларның кызыклы булуы турында әйттеләр. "Кайбер сораулар алдагы елларда да бар иде. Истә калдырырга бу бик әйбәт", – дидедәр алар.
Райондагы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рушания Байтимерова кайбер сорауларга җавап биргәндә икеләнүен сөйләде. Интернеттан карап дөрес булу-булмавын бүген үк тикшереп хәтергә сеңдерәчәген җиткерде. Димәк, белемнәрне ныгыту өчен дә бик кирәкле чара бу.
Табибә Рәмзия Әбдрәшитова берничә сорауның катлаулы булуын билгеләп үтте.Тәбәрледән Илгизә Нәбиулина, Красный бордан Жанна Яковлева биремнәрне укучылар белән дә эшләп караячакларын белдерделәр.
"Әгерҗелеләр бу диктантта да активлыгы белән сөендерде. Халыкны тарих белән кызыксынуы, белемнәрен сынап карауга омтылышы китергән бирегә. Катнашучыларның җаваплар турында фикер алыша-алыша таралулары шуны ачык күрсәтте", - диде чараны оештыручы Эльвира Нәбиева.
- Дөрес җаваплар мирэтно.ру сайтында - 10 ноябрьдә, ә шәхси нәтиҗәләр 12 декабрьдә игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз