Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык артисты Рәшит Шамкай вафат
Рәшит Шамкай хатыны туган ягында - Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә.
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте.
Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.
Аның берничә ел элек үзе, гаиләсе, иҗаты турында «Интертат» сайтына биргән интервьюсын сылтамадан укырга мөмкин.
Рәшит Шамкаев 1940 елның 26 маенда Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылында туа. Халыкка күбрәк Рәшит Шамкай яки Шамкай исеме белән таныла. 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлый. 1967—1968 елларда Минзәлә театрында, 1968 елның көзеннән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Комик артист буларак таныла. Татарстанның халык артисты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз