news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халык аңламый торган тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә кирәк түгел — Гөлшат Галиуллина

Телгә тар аңлаешлы сүзләр керткәнче, без аны саклау һәм пропагандалау буенча эшләргә тиеш, ди галимә.

Халык аңламый торган тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә кирәк түгел — Гөлшат Галиуллина
Султан Исхаков

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Вакытлы матбугатның төп максаты – киң катлам халык аңларлык материал язу, үзләштерү һәм укучыларның күңеленә салу, яисә пропагандалау. Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашу вакытында, ул татарча чыга торган кайбер матбугат чараларының сүзләрне татарчалаштыруы яки тәрҗемә итүе белән килешмәвен билгеләп үтте.

“Кайбер матбугат чаралары бу безнең стиль, бу безнең үзенчәлек дип сүзләрне кеше аңламаслык дәрәҗәдә тәрҗемә итә яки татарчалаштыра. Мин үзем бу эшкә каршы. Телгә тар аңлаешлы сүзләр керткәнче, без аны саклау һәм пропагандалау буенча эшләргә тиеш. Бигрәк тә матбугат чараларында. Мондый күренешләр ХХ гасырда да булган һәм аны тәнкыйтьләгәннәр. Халык аңламый торган тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә кирәк түгел. Гарәп-фарсы алынмаларының да киң масса аңламаган вариантларын куллануга мин тискәре карыйм”, – диде Гөлшат Галиуллина.

Журналистлар өчен ярдәм формасында ресурс булдыру күздә тотылмыймы дигән сорауга ул: “Бездә “Лингвистик ярдәм” дип исемләнгән сайт эшли. Әлеге сайтка тәрҗемәләр җибәргән очракта, ул аны башкарачак”, – дип җавап кайтарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100