Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халкым мәнфәгатен яклап сүз әйтер алдыннан Разил Вәлиев шигырен кабатлыйм – Ирек Шәрипов
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесе лауреатларын һәм халык шагыйре Разил Вәлиевне тәбрикләде.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов милләт мәнфәгатьләрен яклап сүз әйтер алдыннан Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең шигъри юлларын кабатлый. Ул, «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесе лауреатларын котлап һәм залда утырган халык шагыйре Разил Вәлиевкә ихтирамын белдереп чыгыш ясаганда, милләтеңне якларга көч бирә торган “Ватаным” шигырен сөйләде.
Мәгълүмат өчен: Ирек Шәрипов шактый еллар Удмуртия Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте идарәсенә җитәкчелек итте, аның рәисе булып торды, “Яңарыш” татар газетасы редакциясен җитәкләде.
“Шундый вакытлар була: халык алдында сөйләгәндә, үз милләтеңнең бер өлеше буларак, аның тоткан урынын билгелисең. Чыгыш ясар алдыннан, балачактан күңелгә кереп калган бер көйне көйләп бара идем: “Сез кайсы халыктан дисәләр, батырлар исемен атадым...” Мин бу җырны киләчәктә Татарстанның гимны да булырга мөмкин, берничә сүзен генә үзгәртәсе бардыр, дип уйлый идем. Карыйм – үзгәртәсе дә юк икән”, - диде ул.
Ватаным
Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың, Ватаным.
«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным.
Илемнең хуҗасы булганга,
Мин җиргә нык басып атладым.
Кешеләр күтәрде Ватанны,
Кешене күтәрде Ватаным.
Мин күрдем, төннәрне таратып,
Дөньяда алсу таң атканын.
Яктыра, аллана җир йөзе...
Таң булып нур сибә Ватаным.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз