news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халкыбызның батыр улын искә алалар

Халкыбызның батыр улын искә алалар

(Уфа, 19 апрель, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы Башкортстан Милли музеенда татар халкының батыр улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевне искә алу кичәсе булып үтте. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап оештырылган бу чарага атаклы милләттәшебезнең тормыш иптәше Галина ханым да чакырылды һәм иң хөрмәтле кунак булды.

Кичәгә Уфадагы югары һәм урта махсус уку йортлары талиплары һәм мәктәп укучылары да чакырылган иде. Галина Александровна Муса Гәрәев хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар бирде. Инде Муса Гайса улының арабыздан китүенә 20 елга якын вакыт үтеп бара. Шуңа да карамастан, батыр очучы-штурмовикның томыш юлы һәм хәрби хезмәте вакытындагы батырлыклары хакында яңадан-яңа мәгълүматлар өстәлә тора. Галина ханым Милли музейга Муса Гәрәевнең кайбер шәхси әйберләрен бүләк итте. Алар арасында батыр якташыбызның озак еллар аерылгысыз дусты булган фотоаппараты да бар. Фотога төшерү Муса аганың иң көчле мавыгуларының берсе була. Аның архивында үзе төшергән йөзләрчә истәлекле фотосурәтләр саклана. Аларны Башкортстан тормышының ельязмасы дияргә дә мөмкин.

Кичәдә чыгыш ясаучылар Муса Гәрәевнең сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч тормыштагы тырыш хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге хакында сөйләде.

Муса Гәрәев Башкортстанның Илеш районындагы Иләкшиде исемле татар авылында туып үсә. Хәрби училище тәмамлаган егет Бөек Ватан сугышының башыннан азагынача катнаша һәм җиңүне Алманиядә каршылый. Сугыш елларында 250 хәрби очыш ясаган очучы-штурмовик 1945 елның февралендә беренче тапкыр һәм тагын ике айдан - икенче тапкыр, хәрби батырлыклары өчен, Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була. Сугыштан соң Муса Гайса улы озак еллар Башкортстанның ДОСААФ оешмасына җитәкчелек итте һәм башка күп кенә җәмәгать эшләрен башкарды.

Муса Гәрәевне искә алу буенча Башкортстан башкаласында һәм батыр туган Илеш районында алдагы көннәрдә дә байтак чаралар оештыру каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100