news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Халкыбызга Яңа Татар бистәсенең әһәмиятен аңлату зарур - татар яшьләре форумы

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанның Яңа Татар бистәсенә фото экскурсия оештыра.

 (Казан, 15 август, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар яшьләре форумы 17 сентябрь көнне Казанның Яңа Татар бистәсенә фото экскурсия оештыра. "Экскурсия җәмәгатьчелекне, муниципаль һәм дәүләт органнарын Яңа татар бистәсенең бай мирасына җәлеп итү максатыннан уздырыла", - диелә форум тараткан хәбәрдә.

Экскурсияне Яңа Татар бистәсендә яшәүче өлкән кешеләр, мәчет имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре, туган якны өйрәнүче белгечләр алып барачак. Алар бистәнең ничек яшәве, кайсы биналар сакланып калуы, кайсыларының җимерелүе, биредә кемнәр яшәве турында сөйләячәк.

Сәяхәт дәвамында Яңа Татар бистәсе ни өчен бүгенге көндә дә татарлар өчен кадерле урын булып тора дигән сорауга җавап табарга мөмкин булачак. Сәяхәттә теләгән һәркем катнаша ала, ул түләүсез, диелә хәбәрдә.

Экскурсия 17 сентябрь көнне 13:00 сәгатьтә башланачак һәм ике сәгать ярым дәвам итәчәк. Сәяхәтчеләр Кәрим Тинчурин исемендәге паркка җыела һәм шуннан маршрут буенча китә. Маршрут: Мазут йорты, Иске-Таш мәчете, 1 нче татар гимназиясе, Ак мәчет, Яңа татар зираты, Ал мәчет (Ислам кабул ителүнең меңъеллыгы исемендәге мәдрәсә).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100