Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халисә Ширмән «бәхет хатлары»ның төркиләрдә X гасырда пәйда булганын әйтте
Аның сүзләренчә, борынгы чорда «Алтын йарук» китабын күчереп язучыларның гөнаһлары кичерелгән, дигән ышану булган.
(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, галимә Халисә Ширмән мессенджерларга килгән «бәхет хатлары»ның килеп чыгышы төркиләрдә X гасырда барлыкка килгән булуын әйтте.
Борынгы уйгыр язулары арасыннан иң әһәмиятлесе — «Алтын йарук» («Алтын балкыш»). Татар теленә күчерсәк, ул алтын төсендә ялтырап торган күп әйберләрдән өстен булган китап, дип тәрҗемә ителә. Аны күп тапкыр күчереп язсаң, гөнаһларың кичереләчәк дигән ышану булган. Аны изге эш дип санаганнар. Бүген бу гадәт "бәхет хатлары"нда чагылыш таба», — дип аңлатты ул Татар китабы йортында.
Халисә Ширмән хәзерге заманда хатлар алышуны мисал итеп китерде. «Шул-шул хатны ун кешегә җибәрсәң, иртәгә бәхетең артачак», — кебек хатлар әле дә калган. Ул гадәт әле дә сакланган, ә элек зур-зур китапларны күчереп язганнар», — дип чагыштырды галимә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз