news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районы башлыгы һәлак булган солдатларның ата-анасына Батырлык ордены тапшырды

Лениногорск районы башлыгы һәлак булган солдатларның ата-анасына Батырлык ордены тапшырды

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Ринат Бикмурзинның әти-әнисе Наилә һәм Рөстәм Бикмурзиннарга, Константин Звонаревның әнисе –  Вера Мальковскаяга «Батырлык ордены» дәүләт бүләкләрен тапшырды. Ике хәрби дә махсус операция вакытында хәрби бирем үтәгәндә һәлак булган, дип яза «Лениногорск хәбәрләре».

Очрашуда хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указын укыды.

Рәгать Хөсәенов ата-аналарның кайгысын уртаклашты, аларга сәламәтлек теләде. Лениногорскиның һәм Татарстанның барлык халкы өчен аларның уллары Герой һәм шулай булып калачак та, дип билгеләп үтте ул.

«Аларның батырлыгын һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысын да без яшь буынга үрнәк итеп куячакбыз. Сезнең улларыгыз илебез мәнфәгатьләрен бернигә дә карамастан яклады. Сезгә сәламәтлек телим, без сезнең белән һәм һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер», – диде ул.

17 июльдә Ринат Бикмурзин булган разведка төркеме хәрби бирем үтәргә киткән. Ул көнне разведчиклар ут астында калган, Ринатның гомере фаҗигале төстә өзелгән. 23 июльдә 20 яшьлек сержант Ринат Бикмурзинның мәетен туган авылына кайтарганнар. Улын, абыйсын, дустын, туганын, якташын, якынын соңгы юлга озатырга Лениногорск районының йөзләгән кешесе килгән. Ринатны үзе туып-үскән Иске Шөгер авылында җирләгәннәр.

Константин Звонарев 14 июльдә Санкт-Петербургның хәрби медицина академиясендә яраларыннан үлгән. Аңа 38 яшь булган. Звонаревны туган авылы Мордва Кармалкасында җирләделәр. Мәрхүмнең әнисе, хатыны, ике яшьлек кызы, ике кыз туганы һәм ике ир туганы калды.

«Татар-информ» Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисенең йортын төзекләндерүләре турында хәбәр иткән иде.

Фото: ТР Лениногорск районы матбугат хезмәтеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100