
Узган елның 11 сентябрендә махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Владислав Вавиловның Батырлык орденын Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәрбинең хатынына һәм әтисенә тапшырды. Тантанада Бөгелмә һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, хәрбинең туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты.
«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча сезгә югары дәүләт бүләген – Батырлык орденын тапшыру хокукы миңа бирелде. Сезнең улыгыз, ирегез Вавилов Владислав Игоревич гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби һәм гражданлык бурычын үтәде. Ул чиксез батырлык, геройлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәткән. Владиславка мәңгелек дан», – дип мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткәрнең туганнарына Линар Закиров.
Бөгелмә районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, Владислав Вавилов 1995 елда Бөгелмәдә туа. Акбаш авылында урта мәктәпне тәмамлый. Хәрби хезмәтне Улан-Удэ шәһәрендә 2014 елдан 2015 елга кадәр Һава десанты гаскәрләрендә десант-штурм бригадасында үтә. 2022 елның июлендә рядовой Вавилов контракт буенча хәрби хезмәткә керә һәм 8 июльдә Казаннан «Алга» милли батальонында хезмәткә җибәрелә.
Владислав Вавилов Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Андреевка авылында җирләнгән.