Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Хакимият органнарына кабул ителүгә РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында язылырга мөмкин
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының әлеге сынау проекты барлык дәүләт хезмәтләреннән файдалануны тәэмин итүгә беренче адым булды
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт органнарына кабул итүгә электрон язылу буенча сынау проекты эшли башлавы хакында хәбәр итә.
Порталдан файдаланучылар үзләре өчен уңайлы вакытка ведомствоның өстенлекле хезмәтеннән файдалануга Федераль салым хезмәтенә языла ала. Кулланучыга, язылу көненнән башлап, алдагы ике атнага теләсә кайсы көнгә кабул итүгә язылу мөмкинлеге бирелә.
Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының дәүләт органнарына кабул итүгә язылу буенча сынау проекты барлык популяр дәүләт хезмәтләреннән файдалануны тәэмин итүгә беренче адым булды. 2014 ел башыннан гына да Федераль салым хезмәтенең өстенлекле хезмәтләреннән 2,2 миллионнан артык кеше файдаланган.
"Дәүләт хезмәтләреннән файдаланган вакытта гражданнарның вакытларын янга калдыру безнең өчен төп өстенлек булып тора. Без дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларны дәүләт органнарына барып йөрүдән тулысынча азат итәргә телибез. Әлегә бу һәрчак мөмкин түгел. Барырга кирәк икән инде, кешеләргә уңайлы булсын өчен без язылу системасын кертәбез", - ди Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Козырев.
Сынау проекты 2015 елның апрель аена кадәр дәвам итә. Әлеге вакытка аңа Росреестр, Пенсия фонды, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль миграция хезмәте кушылачак. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында Чиләбе, Томск һәм Төмән өлкәләренең күп функцияле үзәкләренә язылу мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз