news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хакимият Камал театрының хәзерге бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне диалогка чакыра

Бүгеннән башлап Камал театрының яңа бинасы проекты өчен халыкара конкурс игълан ителде.

Хакимият Камал театрының хәзерге бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне диалогка чакыра

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шәһәр хакимияте Камал театрының Татарстан урамындагы бинасы язмышы буенча җәмәгатьчелекне ачык диалогка чакыра.

«Театрның яңа бинасы ачылганнан соң биредә нәрсә булачак — бүгеннән без сезне шул хакта фикер алыша башларга чакырабыз», — диде Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Камал театрының яңа бинасы проекты өчен конкурс игълан ителүгә багышланган матбугат конференциясендә.

«Бу бинаны Камал театрыннан беркем дә алмый. Без бу турыда сөйләшәбез — биредә театр музее булачакмы, Музыкаль театрмы», — дип җавап бирде Илсур Метшин Татарстан урамындагы театр бинасы турында сорауларга.

«Театрга икенче сәхнә төзергә тәкъдим иткәч, Фәрит Рәфкатович һәм Илфир Илшатович каршы төште. „Ике тапкыр күбрәк административ персонал кирәк булачак. Декорацияне ничек ташырбыз“, диделәр. Беркем дә театрны кысмый. Бер урында эшләү — алар теләге иде», диде ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова.

Бүгеннән башлап Камал театрының яңа бинасы проекты өчен халыкара конкурс игълан ителде.

Камал театрының яңа бинасы Һади Такташ урамы белән Кабан күле арасындагы буш мәйданда төзеләчәк. Бу урын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән экскурсия вакытында сайлап алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot