news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хакерлар Үзәк банктагы Россия банклары счетларыннан 2 млрд сум акча урлаган

Шулай да регулятор киберһөҗүмне ачыклап, акчаларның бер өлешен кайтара алган.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Хакерлар Россия Үзәк банкындагы Россия банклары счетларыннан 5 млрд сум акча урламакчы булганнар, шуның 2 млрдын гына ала алганнар. Бу хакта CNN телеканалына сылтама белән Republic хәбәр итә.

Россия Банкы киберһөҗүмне ачыклап, акчаларның бер өлешен кайтаруга ирешкән. Россия Банкының Куркынычсызлык һәм мәгълүмат саклау баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Сычев «Рейтер» агентлыгына аңлатуынча, Россия банклары счетыннан 5 млрд сумны хакерлар 2016 ел дәвамында урларга маташканнар.

Барлыгы 2016 елның гыйнвар–сентябрь айларында киберһөҗүмнәр алтыга җиткән һәм акчалар суммасы 103,1 мең булган. Үзәк банкта моны мобиль банкинг эшчәнлегенең үсүе белән аңлаталар. 2015 елда гыйнвар–сентябрь айларында хакерлар 16,9 мең операция башкарырга омтылганнар.

2 декабрьдә Россия Федераль сак хезмәте чит ил махсус хезмәтләренең Россия финанс системасына карата масштаблы киберһөҗүм әзерләүләре турында кисәткән. Ведомство һөҗүм итүче команда үзәкләренең BlazingFast Украина хостинг компанияләренә каравын һәм аларның Нидерландта урнашканын җиткергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100