Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хакасия башлыгы итеп КПРФ партиясеннән кандидат Валентин Коновалов сайланды
99 процент бюллетеньнарны эшкәрткәннән соң бердәнбер кандидатның күпчелек тавыш җыйганы ачыкланды.
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). 11 ноябрьдә узган Хакасия башлыгын сайлауда бердәнбер кандидат - КПРФ вәкиле Валентин Коновалов җиңүче дип табылды. Төбәк сайлау комиссиясе 99 процент бюллетеньнарны эшкәрткәннән соң шундый нәтиҗә булуын белдерде.
Бердәнбер кандидат булу сәбәпле, Коноваловка җиңү өчен 50 проценттан артык сайлаучының килүе һәм ул сайлаучыларның яртысыннан артыгының уңай тавыш бирүе кирәк иде.
Хакасия башлыгын сайлау 9 сентябрьдә узды. Хакасия башлыгы булырга 4 кандидат теләк белдерде: төбәк башлыгы, "Бердәм Россия" партиясе кандидаты Виктор Зимин, "Гадел Россия"дән Андрей Филягин, "Үсеш партиясеннән" Александр Махяр һәм КПРФтан Валентин Зимин.
Коновалов 44,81 процент тавыш белән беренче урын алды. Зимин - 32,42, Филягин 11,23, Махяр 6,6 процент тавыш җыйды. Икенче тур 23 сентябрьдә узарга тиеш иде, әмма Зимин, Филягин, Мяхар кандидатураларын төшереп калдыру сәбәпле, 11 ноябрьдә генә узды.
- Хакасия - төрки республика. Төбәктә 537 мең кеше яши. Шуның 12 проценты (64 мең кеше) - хакаслар. Руслар 427,6 мең (81,7 процент).
- Валентин Олегович Коновалов Хабаровск өлкәсенең Охотск шәһәрендә 1987 елда туган, 2000 еллардан Хакасиядә яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз