news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Haier Кытай компаниясе ноябрьдә Татарстанда яңа завод ача

Haier Кытай компаниясе ноябрьдә Татарстанда яңа завод ача
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Haier Кытай корпорациясе быел Татарстанда яңа җитештерү эшләтеп җибәрә. Бу хакта журналистларга «Ростки» форумы кысаларында агач утырту чарасында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

«Haier компаниясе яңа заводны 27 ноябрьдә ачарга җыена. Тантаналы чара планлаштырылган. Яңа җитештерүләр ачылу – Татарстанга мөнәсәбәт күрсәткече», - диде Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы.

Завод Чаллыдагы Haier индустриаль паркында урнашачак.

Haier – көнкүреш техникасы җитештерүче зур компания. Компания 2014 елдан Татарстанда җитештерүләр ача башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot